|
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
26 нчы апрель көнне бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеенә багышлап уздырылган чарада, “Моңлы Тукай теле” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.
Чыгыш ясау номинацияләре: Тукай шигырьләрен сөйләү, Тукай турында сөйләү, Тукайга багышлап язган үз шигырен белән таныштыру hәм Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү. Чараның беренче өлеше hәйкәл янында булса, икенче өлеше шәhәрнең мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Элбәттә сәхнәдә бәйгедә беренче урынга лаек булган төркемнәр чыгыш ясады. Бу - татар халкы көтеп алган Тукай бәйрәменә шәhәр кунаклары да җитәрлек җыелган иде. Сәхнәдә башкарылган hәр әсәр катнашучыларның күңел түреннән чылтыра акты. . Безнең техникум «Мирас» театр төркеме артистлары: Мирзазянов Данил, Хамидуллин Айгиз, Нуруллин Нияз хәм Шәйхуллина Әдилә Габдулла Тукайның «Таз» әсәрен сәхнәләштереп районкүләм барлык уку йортлары арасында беренче урынга лаек булдылар. «Мирас» төркеменә hәм аларны әзерләүче җитәкчеләргә илхамлы, көчле әсәрләр, иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
|